Районда, Республика җитәкчелеге карар иткән «Наркотиклардан башка тормыш» акция башланаячак

2014 елның 1 ноябре, шимбә

Республика җитәкчелеге «Наркотиклардан башка тормыш» исеме астындагы наркотикларга каршы акцияне башларга карар итте.

ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча РФ Федераль хезмәте Идарәсе матбугат төркеме хәбәр итүенчә, акция кысаларында республикада хокук саклау органнары ведомстволары эше активлаштырылачак, шактый оператив-эзәрлекләү һәм кисәтү чаралары уздырылачак. Бу җәһәттән әһәмиятле урынны хокук саклау органнарының «ышаныч телефоннары» алып тора. Наркоконтрольнең һәм Эчке эшләр министрлыгының оператив-тикшерү төркемнәре аларга  шылтыратканнан  соң шунда ук кичекмәстән вакыйга урынына ашыгалар. Бу җәһәттән «ышаныч телефоны»на юнәлтелгән һәр өченче шылтырату расланып тора. Наркоконтрольнең «ышаныч телефоны» Идарәсе – 273-43-45, ТР буенча ЭЭМ – 052.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International