Урыссу бистәсенең балалар паркында Ютазы районында яшәүчеләр 4 ноябрь - Халыклар Бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр.

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Урыссу бистәсенең балалар паркында Ютазы районында яшәүчеләр 4 ноябрь - Халыклар Бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр. Россиядә әлеге бәйрәм 2005 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәм әле яшь булуына да карамастан, ул безнең үткәнгә барып тоташа. Үз чыгышларында район башлыгы Рөстәм Нуриев, кеше хокукларын яклау буенча район башлыгы ярдәмчесе Римма Муллагалева, районның профсоюз оешмалары рәисе Валентина Орехова һәм яшьләр арасыннан Ютазы районыннан Дәүләт Думасына сайлап куелган депутат Илькам Дәүләтов та райондашларын дус, тату, бердәм булып яшәргә чакырдылар. Бердәмлектә безнең көч, ди халык мәкале. Бу нәкъ безнең турында. Бәйрәм митингы район мәдәният йорты артистларының бәйрәм концерты белән дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International