Бердәм булганда, без җиңәчәкбез

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Бәйрәм көннәре якынлаша: 4 ноябрьдә без Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез, 6 ноябрьдә – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен. Ике әһәмиятле дата, тирән тарихи тамырлары булган яшь бәйрәмнәр. Дүрт йөз ел диярлек элек сәүдәгәр Минин һәм воевода Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Польша интервентларын Мәскәүдән куа һәм гаугалы чорга нокта куя. Россия җирләрен азат итүдә барлык халык катлаулары, милләтләр, авыллар һәм митрополитлар берләшә. 1917 ел инкыйлабына кадәр билгеләнеп үтүче бәйрәмнең тергезелүендә зур рольне Россиянең Диннәрара советы уйный. Без бердәм булганда, җиңелмәячәкбез – әлеге бәхәссез хакыйкатьне аңлау безне читтән кергән кире чагылышлар алдында көчле итә. Кешедәге дини ышануларны, үз җиренә мәхәббәтне һәм ата-бабаларыбыз тарафыннан яуланган казанышларны, әгәр дә ул ул үз халкының тарихын белсә, рухны ныгыта торган һәм кырыс сынауларда да сыгылырга мөмкинлек бирмәгән иманга ана сөте белән ия булса, җуйдыру мөмкин түгел.

Шуңа күрә Ауропа бергәлеге үсеше – күпмилләтлелек бердәмлеге припнцибы татарстанлылар өчен дә актуаль. Мәдәни-тарихи һәм дини традицияләрне исәпкә алып, тәртипне, тулаем республика һәм дәүләт куәтен ныгытуга булышлык иткән барлык нәрсә җәмгыять мәнфәгатьләренә туры килә. Нәкъ менә әлеге постулат Татарстан Республикасы Конституциясе, безнең муниципаль дәрәҗәдәге эшләр нигезендә ята, бу республикага үзе турында илнең иң нык үсеш алган төбәкләре буларак белгертергә мөмкинлек бирә.

Хөрмәтле ютазылылар һәм район кунаклары сезне әлеге әһәмиятле даталар – календарьнең кызыл көннәре белән котлыйм. Гаиләләрегез, дусларыгыз даирәсендә күңелле ял итүегезне, позитив кәеф туплавыгызны телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International