27 алып 31 октябрьга тиклем "Волга" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасының V Форумы узды. Форумның оештыручысы булып "ТР балалар советы оешмасы" тора. Форумда Татарстан Республикасының районнарыннан килгән 120 совет әгъзалары катнашты, алардан тыш ТР балалар иҗтимагый оешма җитәкчеләре дә бар иде. Ютазы районыннан әлеге форумда Балалар Думасы спикеры Гыйләҗева Ильянора һәм вице спикер Сухоносова Полина, аларның җитәкчеләре Доронина Ольга Николаевна белән берлектә катнаштылар.
5 көн дәвамында балалар җитәкчеләре белән берлектә Татарстандагы балалар хәрәкәтенең төп проблемаларын ачтылар, проектлар уйлап чыгарып, аларга үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр. Эш 9 секциядә алып барылды: "Хокук һәм мәгариф", "Мәдәният һәм иҗади үсеш", "Социаль яклау һәм волонтеролык", "Патриотик тәрбия", "Экология", "Сәламәт яшәү рәвеше", "Эшмәкәрлек", "Наркотикларга каршы тәрбия", "Массакүләм мәгълүмат чаралары".
Форумда шулай ук бик күп кунаклар да бар иде. Форумның төп максаты, катнашкан һәм кешенең тәкъдимнәрен һәм идеяләрен үз эченә алган резолюция кабул итү. Нәкъ менә шундый резолюция ТР Президенты ярдәмчесе Фәзлиева Ләйлә Ринат кызы ярдәмендә кабул ителде дә инде. Ул Президентыбыз исменнән форумда катнашкан һәр кешегә уңышлар теләде һәм үз алдыбызга куйган максатларга һичшиксез ирешүебезне максат итеп куйды.