Бу көннәрдә Урыссу бистәсе территориясендә биш йөз нарат үсентесе утыртылды.

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Агачларны утыртканда механикалаштырылган ысул кулланылды. Ылыслы чибәрләр спорт мәйданчыгын, су чыгару каналын, Солнечный микрорайонындагы Көнчыгыш урамын, шулай ук яңа мөселман зиратын бизәде. Әлеге зират янына тагын ике дистә пирамидаль тирәк утыртылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International