Урыссу бистәсенең балалар иҗаты үзәгендә шахмат турниры узды

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Көзге каникуллар көннәрендә балалар иҗаты үзәгендә шахмат турниры узды.

Уен барышында яшь шахматчылар шулай ук шахмат спорты тарихын белделәр. Иң кечкенә уенчы – беренче сыйныф укучысы Данил Авдеев булды. Кызлар арасында Гүзәл Габдрахманова җиңүче булды, икенче урынны Азалия Габдулгалиева алды, өченче – Радмила Крутикова. Малайлар арасында Артем Малыгин җиңү яулады, икенче урын Руслан Кунафинда, өченче урынга Ролан Кашафетдинов лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International