Район башлыгы Балалар район думасы депутатларына гражданнарны кабул итәргә кушкан

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Район башлыгы Рөстәм Нуриев кушуы буенча, Балалар район думасы депутатлары гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итә башлады.

Кабул итү үзәк район китапханәсенең уку залында һәр айның соңгы җомгасында 16 сәгатьтән 17 сәгать 30 минутка кадәр тормышка ашырыла. Гражданнар сорауларын һәм мөрәҗәгатьләрен телдән һәм язма формада чагылдыра ала, алар утыз көн дәвамында карала. Аноним гаризаларга һәм мөрәҗәгатьләргә җаваплар бирелми. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International