Урыссу оборончылары Ялта шәһәреннән бүләк белән кайттылар

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Урыссу обороначылары «Социаль партнерлык системасында эш буенча иң яхшы оешма» смотр-конкурсында җиңүчеләр исәбендә.

Конкурс «Россия төбәкләренә радиоэлектроника инновацион технологияләре» XIII фәнни-техник тармак конференциясе кысаларында уздырылды. Чараның оештыру комитетына радиоэлектрон комплексның 32 оешмасыннан заявкалар җибәрелгән. Безнең заводлылар “1500гә кадәр эшчесе булган оешма” категориясендә җиңде. Бүләкләү Ялта шәһәрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International