Республиканың Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре тәмәке кебек тарта торган катнашманың эзенә төштеләр

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Республиканың Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре тәмәке кебек тарта торган катнашманың эзенә төштеләр, соңгы айларда аннан 700дән артык кеше зыян күргән, утызга якын кеше һәлак булган.

Экспертлар 23 яшьлек сатучыдан алынган наркотикта MDMB(N)-BZ-F психотроп матдәсе булуын ачыклаганнар, аны берничә тапкыр гына суыру да үлемгә китерергә мөмкин. Моннан тыш, бик көчле синтетик наркотик сеңдерелгән төсле кәгазь кисәкләре – “маркалар” тарату омтылышына чик куелган. “Маркалар” авыз эчендә суыру төрендә кулланыла, ул шунда ук төкереккә һәм канга эләгә. Ул хәтта бик кечкенә, 1 миллиграммнан ким дозада да куркыныч. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International