Татарстанның башкаласы Казан гына да уникаль тарихи үзәк булып тора. Кәрәкәшле төбәкне өйрәнү музее директоры Гөлнара Хәмидуллина уздырган Мәдәният дәресе беренче сыйныф укучыларында җанлы кызыксыну уятты. Ул республикабызның төп мәдәни вакыйгалары һәм мәдәният объектлары белән таныштырды. «Бүген Казан Кремле төрле чорлар һәм мәдәниятләр тарихи корылмаларының ансамблен тәшкил итә, - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. – Бу Кол-Шәриф мәчете, манарасы Россиядә һәм Ауропада иң югары авыш манара булган Сөембикә манарасы, Спасс башнясы, Благовещение соборы, Тайницкий манарасы. Манараларның соңгысы аеруча борынгылык рухы белән сугарылган, безгә XIV гасыр сулышын җиткерә. Борынгы Зөя утрау-шәһәрчеге – Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни хәзинәсе. Явыз Иван идарә иткән чорларда урта гасырда төзелгән борынгы ныгытма Идел буенда хәрби форпост булып хезмәт итә. Утрау храмнары тагын Иван Грозный патшалык иткән чорда бары дүрт атна эчендә тергезелүләре белән уникаль. Болгар – Идел Болгарстанының элекке башкаласы, аның урта гасыр манаралары, сарайлары, мавзолейлары һәм минаретлары күңелне җилкендерә. Биләр авылыннан ерак түгел Батый хан явыннан соң җимерелгән борынгы Биләр шәһәре булган. Урыс елъязмаларында Биләр хөрмәт белән «Бөек шәһәр” дип аталган: аның белән чагыштырганда, Париж һәм Лондон бистә кебек кенә күренә...” Ә сез, хөрмәтле укучылар, үз республикагызның тарихын беләсезме, аның архитектура һәйкәлләре белән танышсызмы? Әгәр булмасагыз, әйдәгез, беренче сыйныф укучылары белән алга – мәдәниятне үзләштерү юлына.