Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең 2-9 сыйныф укучылары «Русский медвежонок – языкознание для всех” конкурсында катнашты

2014 елның 14 ноябре, җомга

Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең 2-9 сыйныф укучылары арасыннан 29 укучы «Русский медвежонок – языкознание для всех” конкурсында катнашты.

Балаларда әлеге конкурска кызыксыну елдан ел арта, чөнки ул турыдан-туры мәктәптә уздырыла һәм анда һәр укучы катнаша ала. Укучылар үз төбәкләре кысаларыннан чыккан масштабта ярышырга мөмкинлек ала. Конкурстагы биремнәр кагыйдәләрне механик рәвештә белүгә генә юнәлтелеп калмыйча, мантыйкны, гомуми культураны, кайвакыт юмор хисен тикшерүне дә күздә тота. Конкурс рус теленең матурлыгын һәм байлыгын күрсәтә һәм аның турындагы формаль һәм кызыксыз предмет, дигән тәэсирне җиңәргә ярдәм итә. Укучылар үз нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International