Ютазы мәктәбе «Киләчәк» - «Будущее» Республика фән фестивалендә диплом яулады

2014 елның 14 ноябре, җомга

Ютазы мәктәбе районның намусын Республика фән фестивалендә яклады. Ул Татарстан Республикасында 2010-2015 елларга «Киләчәк» - «Будущее» мәгарифне үстерү стратегиясенең өченче этабын тормышка ашыру буенча чаралар планына ярашлы уздырылды.

Фестиваль Казан милли тикшеренү технология университеты базасында үтте. Команда составында физика укытучысы Станислав Филиппов һәм укучылар Артем Кузнецов, Алмаз Чурашев, Альбина Мәрданова, Фәрһад Мөхәммәтҗанов чыгыш ясаган. Ютазылылар «Табигатьтән рациональ файдалану, экология һәм әйләнә-тирә мохитны саклау юнәлеше буенча беренче урынны алганнар һәм Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф Дипломы белән бүләкләнгәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International