Яшь дизайнерлар үз сәләтләрен күрсәтә

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Өстәмә белем бирү педагогы Ольга Доронина балалар иҗаты үзәгендә бары икенче ел гына эшли. Әмма шул вакыт эчендә ул үзен иҗади яктан сәләтле шәхес һәм тәрбияләнүчеләрен үз идеяләре белән мавыктырырга сәләтле педагог буларак танытты.
Ул “Фантазия” мода театры берләшмәсе белән җитәкчелек итә. Үз тәрбияләнүчеләрендә ул киенү стилендә зәвык, тормышны эстетик кабул итү сәләте тәрбияләргә тырыша. Ярый әле аның Уфа технология һәм кием дизайны көллиятендә педагоглары яхшы була, анда ул үз вакытында модельер белгечлеге ала. Бүген мәктәптән соң түгәрәккә килүче кызлар консрукцияләү һәм модельләштерү күнекмәләрен үзләштерәләр, дефиле күрсәтәләр, кыскача мода тарихы белән танышалар, киемнәргә аксессуарлар ясарга өйрәнәләр. Үзләренең беренче костюмнар коллекциясен – тулысы белән подиумда күрсәтерлекләрен алар күптән түгел узган иҗат кичәсендә тәкъдим иттеләр. Зал яшь мода тарфдарларының костюмнарын җылы кабул итте. Киемнәр чынлап та стильле һәм креатив иде. Әгәр дә бу констукция тукымадан эшләнгән булса, тулысы белән җәйге дизайнер коллекциясе барлыкка килер иде. Хәер, узган елда алар кулланылмый башлаган ирләр күлмәкләреннән кичәләргә дә, урамга чыкканда да кияргә яраклы костюмнар теккәннәр.
Ольга Николаевнаның тәрбияләнүчеләре киемгә махсус акрил буяулар белән рәсемнәр төшерә ала. Кыскасы, кызлар матурлыкка өйрәнә. Тиздән аларга стадион бинасында иркенрәк бүлмә дә тәкъдим итәчәкләр.
Әгәр һәр баланың чикләнмәгән потенциалга ия булуын һәм гомере дәвамында аның кечкенә өлеше кулланылуын исәпкә алсак, мондый берләшмәләр яшеренгән талантларны һәм сәләтләрне ачарга ярдәм итә. Үзләренең талантларын яшьтән үк вокалда, биюдә, төгәл фәннәрдә күрсәтүчеләр күп түгел. Өстәмә белем бирү берләшмәләре укучылар үзләрен “тапсын” һәм көчләрен төрле яктан күрсәтсеннәр өчен билгеләнгән дә инде. Белемнәр һәм осталыклар тормышта артык була алмый. Ә кызларның үзләренә табигатьтән үк яхшы зәвык һәм манералар салынган була. Әлеге берләшмәне затлы кызлар институты, дип әйтеп булмый, әлбәттә, шулай да...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International