Урыссуның 1 санлы балалар бакчасында “Туган көн” дип исемләнгән бәйрәм уздырганнар

2014 елның 21 ноябре, җомга

Күптән түгел 1 санлы Урыссу балалар бакчасында “Туган көн” дип исемләнгән бәйрәм булып узган.

Алар бергәләп төрле уеннар уйнаганнар, табышмакларга җаваплар эзләгәннәр, өр яңа бию хәрәкәтләре уйлап чыгарганнар. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында тәмамланган.  Тәрбиячеләр шундый бәйрәмнәр уздыру балаларда бер-беренә карата ихтирам, бердәмлек тәрбияли дип уйлыйлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International