"Монда законнар туа"

2014 елның 21 ноябре, җомга
Кичә Ютазы мәктәбе базасында өлкән сыйныф укучылары өчен "Монда законнар туа". Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 20-еллыгына" исеме астында парламент дәресләре узды. Дәресне Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин уздырды. Ул укучыларга дәүләт Советының тарихын сөйләп китте, парламентның комитетлары һәм аларның җитәкчеләре белән таныштырды. Татарстан Республикасының бүгенге көндә бик күп юнәлешләр буенча алгы позицияләр алып баруын да балаларга тагын бер кат исбатлады. Азактан укучылар депутатка үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International