Район прокуратурасы Әбсәләм, Димтамак һәм Екатериновка авылларында яшәүчеләр таләбе буенча суга лаборатор тикшерү ясаган

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Район прокуратурасы таләбе буенча, Роспотребнадзор Идарәсе Әбсәләм, Димтамак һәм Екатериновка авылларында эчәргә яраклы суга лаборатор тикшерү уздырды.

Әлеге торак пунктлардагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү урыннарыннан эчәргә яраклы су микробиологик һәм санитария-гигиеник тикшеренүләр уздыру өчен алынды. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, эчәргә яраклы су санитария нормалары һәм кагыйдәләренә туры килә, дип хәбәр итте район прокуроры ярдәмчесе Гүзәл Галиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International