Районда ноябрь аенда булган аварияләрнең сәбәбе – тизлекне арттыру һәм эчкечелек

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Ноябрьнең беренче көне ЮХИДИ хезмәткәрләренә күңелле булмаган сюрпризлар ясады. Район территориясендә берьюлы ике авария теркәлде, анда кешеләр зыян күрде. Җитмәсә, бер юл-транспорт вакыйгасы пассажирлар йөртүче автобус катнашында иде.

 Азнакай-Ютазы-М5 автоюлының 36 нчы чакрымында 10 сәгатьтә ВОЛГАБУС автобусын йөртүче гражданин Н., Октябрьский-Азнакай маршруты буенча рейс ясаганда, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин иткән тизлекне сакламый, юлдагы метеошартларны исәпкә алмый (юеш юл чите) һәм пассажирларны төшерү өчен туктаганда, кюветка төшә. Шул ук көнне, бары ярты сәгать узгач, шул ук автоюлның 37нче чакрымында ВАЗ-21150 автомобилен йөртүче урыссулы З., Урыссу бистәсе ягыннан хәрәкәт итеп, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш, тизлекне арттыра һәм кюветка төшә. Йөртүче җиңелчә курку белән котыла, ә менә аның пассажиры җәрәхәтләр ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International