Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныф укучыларына зарядканың роле турында сөйләделәр

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

«Күңелле зарядка» проекты кысаларында Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары иртәнге күнегүләр ясады.

Зарядканы күңелле музыка озатуында башкардылар. Дүртенче сыйныф укучысы Сабир Хәлмәтов кешенең сәламәтлеген ныгытуда иртәнге зарядканың роле турында сөйләде, укучыларга күнегүләрнең файдасы турында белешмәлекләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International