Ютазы ЮХИДИе район территориясендә 10 ай эчендә булган аварияләре турында

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Ел башыннан район территориясендә булган 20 авариядән икесе исерек йөртүчеләр аркасында килеп чыккан. 

Ун ай эчендә Ютазы ЮХИДИе хезмәткәрләре тарафыннан транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән 136 йөртүче ачыкланды, 99 транспорт йөртүченең идарә итү хокукы юк иде. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек режимын бозулар саны арту сәбәпле җитди борчыла. Ун ай эчендә тизлек режимын 11 069 тапкыр бозу ачыкланган, шуларның 1051е – фотовидеофиксация автоматик камераларында теркәлгән. Кешеләр зыян күргән 20 аваринең 13е сәбәбе булып йөртүчеләрнең тизлек режимын үтәмәүләре тора.

“Узышырга яратучы”ны нәрсә туктата ала соң? Автоматик теркәү приборларымы, юл-патруль хезмәте инспекторымы, “яткан полицейскиймы” яки кемнең дә булса гомереме? Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, юлларда чиктән тыш игътибарлы булыгыз, аеруча кышкы чор башлангач!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International