Бүген “Бердәм Россия” партиясенең кабул итү бүмәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты Леонид Якунин Ютазы районы халкы белән очрашты.

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең кабул итү бүмәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты Леонид Якунин Ютазы районы халкы белән очрашты.

Очрашуга килгән халык депутатка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Алар район үзәк хастаханәсендә кирәк булган рентген, флюорография уздыру аппаратларының бик тә тузган хәлдә булуын билгеләп үттеләр. Шулай ук район халкын Куйбышев тимер юлы составына керщ торган Урыссу тимер юл вокзалының ябылуы борчый. Халык поездларда йөрү өчен билетларны башка шәһәрләргә барып алырга тиеш булалар. Әлеге һәм башка сорауларны депутат һичшиксез тиешле органнарга җиткерүен һәм чишү юлларын табырга ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International