Район Думасы депутатлары Бәйрәкә авылында экскурсиядә булып кайттылар.

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
27 ноябрь көнне Балалар Думасы депутатлары Бәйрәкә авылында экскурсиядә булып кайтылар. Экскурсия барышында балалар һәм педагог оештыручылар "Гобәйдия" мәдрәсәсе бинасын карадылар, Екатерина II заманында төзелгән күпердә булдылар. Әлеге күпер бүгенге көнгә кадәр гамәлдә, аннан чыннан да авыр йөк машиналары   үтеп йөргәннәр. Ә бүген ул архитектур һәйкәл буларак ябылган. Алар шулай ук авыл фермасында да булдылар. Ул күбрәк фермага түгел, ә ниндидер бер лабораториягә охшаган. Техника  ягыннан иң заманча итеп җиһазландырылган. Шулай Бәйрәкә мәктәбе тарихын да тыңладылар, авылда иң беренче уку йорты 17 гасырда ук ачыла. Һәм якын-тирә өлкәләр өчен иң абруйлы мәдрәсә санала. Бүген авыл мәктәбендә 99 бала белем ала, аларга 18 укытучы белем орлыклары өләшә. Азактан экскурсиядә катнашучыларны тәмле коймак белән чәй һәм концерт номерлары белән күңелләрен күтәрделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International