Чаллыда “Бәхет йолдызы” татар милли сәнгатенең Республика фестиваль-бәйгесендә безнең район укучылары да катнашты.

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Фестиваль үсеп килүче буынның иҗади потенциалын формалаштыруга һәм аеруча сәләтле башкаручыларны ачыклауга юнәлтелде. Ютазы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Фәрһад Мөхәммәтҗанов (сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гәрәева) «Нәфис сүз” номинациясендә I дәрәҗәдәге лауреат булды. Балалар иҗаты үзәгенең “Сөембикә” хореографик ансамбле (җитәкчесе Альбина Әхмәдишина) II дәрәҗәдәге диплом яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International