Урыссудагы 4 санлы мәктәптә “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” темасына проектлар якладылар

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

«Спорт – зарарлы гадәтләргә альтернатива» акциясе кысаларында Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең 4 сыйныфында “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” темасына проектлар яклау узды.

Чараны башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Азаматова әзерләгән. Укучылар “Зарарлы һәм файдалы гадәтләр”, “Зарарлы азык-төлек”, “Спорт – сәламәтлек нигезе” проектлары белән чыгыш ясадылар. Собир Халматовның “Минем яхшы гадәтем – иртәнге күнегүләр” проекты җиңүче дип табылды. Эш муниципаль бәйгегә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International