Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Ана бәйрәме
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең әлеге исем астында язылган шигыре күрәзәчелек белән сугарылган кебек. Илле елдан артык вакыт узгач, аналарны хөрмәтләү көне безнең илдә уртак бәйрәм буларак билгеләнеп үтә башлады.
Россиядә Әниләр көнен бәйрәм итү 1998 елда Президент Борис Ельцин бу турыда указга кул куйгач башлана. Менә инде уналтынчы ел ноябрьнең соңгы көннәрендә хатын-кыз аналар үз адресларына котлаулар һәм җылы теләкләр кабул иттеләр. Аналар хөрмәтенә безнең районда күп чаралар уздырыла. Быел район мәдәният йортында оештырылган бәйрәм концерты тамашачылар белән тулы зал җыйды. Мәдәният бүлеге артистлары, музыка мәктәбе укучылары, барлык район чараларында алыштыргысыз катнашучы – “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле, төрле оешмалардан җырчылар, иҗат коллективлары залда утырган аналарга җыр һәм биюләре аша мәхәббәтләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр.
Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре үз әниләре һәм әбиләре өчен “Мәрхәмәтле ягымлы әнием” дип аталган бәйрәм оештырганнар. Укучылар сөеклеләренә шигырьләр сөйләгәннәр, җырлар башкарганнар, биегәннәр. Чарага әзерләнүдә Балалар район думасы депутатлары зур ярдәм күрсәткән. Алар кызыклы уеннар һәм бәйгеләр уздырганнар.
Урыссудагы 2 санлы балалар бакчасы нәниләре сөекле әбиләрен һәм әниләрен музыкаль иртәдә котлаганнар, кадерлеләренә багышлаган җырлар, шигырьләр башкарганнар, бергәләп биегәннәр. Үзләренең сәләтләрен әти-әниләр дә күрсәткән.
Урыссудагы 4 санлы мәктәптә укытучылар Юлия Габбасова һәм Зөһрә Куртбариева 2-3 сыйныф укучылары белән чара оештырганнар. Аларга залда игелеклелек һәм яхшы кәеф мохитын тудырырга мөмкин булган. Җырлардан һәм биюләрдән тыш, музыкаль видеофильм һәм гаилә альбомнарыннан торган призентация тәкъдим ителгән. Әниләр үз балаларының чыгышларын сокланып һәм шатланып караган. Әниләр өчен видеороликта күрсәтелгән җылы рәхмәт сүзләре, ярату хисен аңлатулар көтелмәгән сюрприз булган. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, чәй өстәле әзерләнгән. Әниләр рухи күтәренкелек һәм куаныч белән өйләренә таралышкан. Чөнки чара чынлап та якты һәм онытылмаслык булган.
Ә Иске Каразирек мәдәният йортында “Рәхмәт сезгә, газиз әнкәйләр!” дип исемләнгән концерт узган. Анда үзешчән артистлар һәм мәктәп коллективы катнашкан. Концерт программасына аерым җылылыкны репертуарны гына төзеп калмыйча, костюмнар да әзерләгән укытучылар өстәгән. Җирлек башлыгы Рамил Вәлиев барлык Каразирек авылы хатын-кызларын бәйрәм белән котлаган, бу җәһәттән аерым хөрмәткә күп балалы аналар лаек булган. Алар җирлек башлыгыннан тәбрикләүләр генә түгел, истәлекле бүләкләр дә кабул итеп алган. Котлаулар белән Рамил Вәлиев Яңа Каразирек авылы клубында да булган, анда “Киленем миңа кызым кебек” дип исемләнгән бәйге-тамаша узган. Конкурсның күпне вәгъдә иткән исеме үзен аклаган, ул бихисап тамашачылар җыйган. Җыелучыларга үзләренең осталыкларын каенаналар Рәсимә һәм Фаягөл, киленнәр Алия һәм Әлфия, кызлары һәм оныклары Гүзәлия һәм Резедәдән торган Вәлиевлар һәм Рәкыйповлар гаиләләре күрсәткәннәр. Әлеге авылда яшәүче Зөлфия Гафиятова шәхсән үз исеменнән һәркемгә бүләк әзерләгән, ә бәйгедә катнашучылар үз көчләре белән ярминкә оештырганнар, аннан алынган табышны балаларга Яңа ел бәйрәмен уздыру өчен тапшырганнар. Милли биюләр белән барысын да Сиринә Шәрәпова куандырган. Тамашага чараны карарга килүчеләр дә җәлеп ителгән. Алар табышмакларга җаваплар тапканнар, җырлар башкарганнар һәм бүләкләр кабул итеп алганнар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Без көч кулланмыйча тынычлык яклы: куркынычсызлык һәм җаваплылык турында диалог
Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында яшьләрдә иминлек һәм иҗтимагый тынычлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән «Көч кулланусыз дөнья» дип аталган мәгълүмат сәгате булып узды.
Якташларның хезмәт батырлыгы
Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Ташкичү авыл китапханәсе авылдашлары өчен "Безнең як үз хезмәте белән хезмәт батырлыгына лаек!» дип исемләнгән чара үткәрде.
Хөрмәтле Ютазы районы халкы!
«Россия тимер юллары» боерыгы белән расланган «Кабель челтәрләренең, сигнализация, үзәкләштерү һәм блоклау, элемтә һәм электр белән тәэмин итү җайланмаларының сакланышын тәэмин итү Регламенты»ның 4.1 пунктын үтәү кысаларында
Квалификация күтәрү-коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшнең ачкычы
Муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри һәм идарә итү компетентлыгын үстерүнең иң мөһим шарты - аларның квалификациясен системалы һәм өзлексез күтәрү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз