Ассоциаль гаиләләрне ачыклау һәм профилактика уздыру

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Ютазы районында "Форпост" үзәге һәм ПДН инспекторлары белән берлектә даими ассоциаль гаиләләрне ачыклау буенча рейдлар уза. Үзләренең ата-ана булу хокукларын тиешенчә үтәмәгән кешеләр балигъ булмаучы балалар белән эшләү комиссиясе утырышына чакырылалар. Ата-аналарга административ беркетмәләр төзелә, ул беркетмәләр барлык субъектлар тарафыннан карала. Һәм киләчәктә бу гаиләләр контрольга алыналар. Бер гаиләне берничә тапкыр карау вакытында яшәү шартларына акт төзелә, һәм кабаттан беркетмә төзү белән тәмамланган очраклар да җитәрлек. Әгәр дә сезнең янда ата-аналары даими спиртлы эчемлекләр кабул итүче гаиләләр бар икән кичекмәстән безгә шалтыратыгыз: 2-72-41. Мәгълүмат аноноим сакланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International