"Ул кабызган утлар" дип исемләнгән Кәрим Тинчуринның тууына 127 елга багышланган гала концерт узды.

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
"Ул кабызган утлар" дип исемләнгән Кәрим Тинчуринның тууына 127 елга багышланган гала концерт узды.
2 декабрь көнне Казан шәһәрендә Кәрим Тинчуринның тууына 127 елга багышланган "Ул кабызган утлар"  VII Халыкара театр сәнгате фестивале концерты узды. Әлеге чарада бөтен Республикадан балалар "Иң яхшы рәсем", "Спектакльгә җыр", "Монолог", "Спектакльдән өзек" номинацияләрендә чыгыш ясадылар.  Районнарда иң яхшы дип табылган эшләр видеоязмага яздырып республика этабына җибәрелде. Без чын күңелдән Ютазы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Фәрһад Мөхәмәтҗановны "Монолог" номинациясендә 1 урынга лаек булуы белән тәбрик итәбез. Шулай ук Спектальгә җыр" номинациясендә Ютазы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Шәһгоманова Гүзәл 3 урынны яулады. Әлеге фестиваль бик урынлы узды, чөнки сәнгатьне яратырга, театр белән якыннанрак танышырга, татар драма сәнгатенә балаларны тарту укытучыларның беренче максаты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International