Кече Урыссу авылының мәчете “Авылым мәчете” фотоконкурска сайланган

2014 елның 5 декабре, җомга

Кече Урыссу авылының мәчете  “Авылым мәчете” фотоконкурсында катнаша.

Азнакай мөхтәсибәтенең http://aznislam.ru/ сайты оештырган “Авылым мәчете” фотоконкурсына 1 декабрьдә онлайн тавыш бирү башланды, ул 15 декабрьгә кадәр узачак. Анда Татарстанның 9 районыннан 12 конкурсант катнаша. Ютазы районы Кече Урыссу мәчете дә бу фотоконкурска сайланган. Ниһаять, бүгенге көнгә безнең район мәчетебез фотосурәте иң күп - 716 тавыш җыйган һәм беренче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International