Бүген район башлыгы Рөстәм Нуриев районыбыздагы бердәнбер Социалистик Хезмәт Герое, Кәрәкәшле авылында гомер кичерүче Таузиха Зарипованы Геройлар көне белән тәбрик итте.

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Бүген район башлыгы Рөстәм Нуриев районыбыздагы бердәнбер Социалистик Хезмәт Герое, Кәрәкәшле авылында гомер кичерүче Таузиха Зарипованы Геройлар көне белән тәбрик итте. Таузиха апа гомере буе сарыклар карауда хезмәт иткән. Көнне-төнне, аруны белми эшләгән дә, эшләгән. Бүген яшьләр ялкау, эшләргә ашкынып тормыйлар, - дип тә уфтанып алды Таузиха апа. Аны әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәргә Кәрәкәшле авылы җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев, Ютазы районы ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм Кәрәкәшле хуҗалыгы рәисе, Таузиха апаның улы Альберт Зарипов та килгәннәр иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International