Ютазы районыннан “Атлант” клубы тәрбияләнүчеләре бокс буенча ачык беренчелектә катнаштылар

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

5 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Башкортостан Республикасының Сөбханкол бистәсендә бокс буенча ачык беренчелек узды.

Ярышларда Ютазы районыннан “Атлант” клубы тәрбияләнүчеләре катнашты. Барлыгы Башкортстан һәм Татарстан Республикаларыннан 198 боксчы арасыннан безнекеләр -  Әмир Гатиятуллин  (22 кг авырлыкта) беренче урынга, 32 кг авырлыкта Радион Железнов - икенче урынга, 41,5 кг авырлыкта Данил Карпов һәм 46 кг авырлыкта Иван Хвостов өченче урыннарга лаек булганнар. Боксчыларның тренеры - Рифкать Мөхәммәтшин. Ярышларда катнашкан иң яшь боксчы – Әмир Гатиятуллинга бары тик сигез генә яшь. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International