Утырышта ике сорау каралды. Ютазы муниципаль районының 2015-2017 елларга социаль-экономик торышына фаразлар белән район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин сөйләгән булса, Ютазы муниципаль районының 2015 елга һәм 2016-2017 елларына бюджет турында финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәмәтов чыгыш ясады. Ике сорау да тиздән узачак район Советы утырышына чыгарылды.