Урыссу интернат-мәктәбе командасы VIII төрдәге махсус (коррекцион) учреждениеләр арасында Россия махсус олимпиада программасы буенча X Республика ярышларының зональ этабы җиңүчесе булды.
Ярышлар Әлмәт районының Рус Акташы авылында узды. Урыссу командасы җиңгән өчен дипломнар, кубок һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде.