«Күптавышлы Татарстан»

2014 елның 12 декабре, җомга
2014 елның 5 декабрендә Балтач муниципаль районының район мәдәният йортында "Күптавышлы Татарстан" дип исемләнгән традицион музыкаль уен коралларында башкаручылар бәйрәме узды. Безнең районнан әлеге бәйрәмдә Әбсәләм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина һәм Фирсен Мифтахов катнаштылар. Зөлфия Рәхмәтуллинага Балтач районы башлыгының бердәнбер бүләге һәм 3 дәрәҗәдәге лауреат дипломы, һәм шулай ук аерым яратып башкаручылар номинациясендә шулай ук 3 дәрәҗәдәге лауреат сертификаты тапшырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International