ТКХ буенча атналык киңәшмә узды

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Ютазы муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов җитәкчелегендә, аның беренче урынбасары Р. Вәдигуллин, торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләре, аларның урынбасарлары белән узган киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:

- торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыюны кискенләштерү. Бердәм исәп-хисап үзәге биргән мәгълүматлар буенча октябрь аена бу сан 95,6% тәшкил иткән, ел башыннан 10 айга 100%. Оепратив мәгълүматлар буенча ноябрь ае өчен әлегә 4,9% ел башыннан 11 айга 88,8%;

-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен үз вакытында аларга түләүләрне башкару, түләмәүләрне булдырмау өстендә эшләү. Бүгенге көндә әҗәтләр 612,9 мең сумны тәшкил итә. Бу җылык һәм ГВС өчен;

-күп фатирлы йортларны капиталь ремотнлау өчен түләүләрне вакытында башкару (5 сум/кв.м.) 10 айлык план буенча 8200,0 мең сум, фактта 8747,0 мең сум күчерелгән, бу 106,7% яисә 88,9% тәшкил итә;

-ТКХ өчен әҗәтләрне бетерү буенча халык белән даими эш алып бару;

- әҗәтле йортлар буенча комиссия белән фатирлар буенча йөрүне оештыру;
-"ЯҢА ЕЛГА - ӘҖӘТЛӘРСЕЗ" АКЦИЯСЕН ОЕШТЫРУ. 
- Киңәшмә барышында башка булган сораулар да каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International