- Аллага-шөкер, өем җылы, ут-су бар. Балаларым янымда, кайтып хәлемне белеп торалар. Әле узган елга кадәр бакчамда бәрәңге утырттым, быел гына балаларым - ди Мөнәвәрә апа. Туксан яшендә дә аның өе чип-чиста, якты. Үзе аякта йөреп тора, балалары турында мактый-мактый сөйли.
Юбилярны котларга дип “Гармония” социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Дания Бытырова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Дим-Тамак авылы җирлеге башлыгы Марс Җамалиев, авылның ветераннар советы рәисе Ренат Әхмәдишин килгәннәр иде. Алар иң изге теләкләр юллап Мөнәвәрә апага Россия Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән котлау открыткасы һәм туган көн бүләкләре тапшырдылар.