Урыссу гимназиясе укучысы IT-форум җиңүчесе булган

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
14-16 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә КФУның  IT-лицеенда информацион технологияләр буенча «kazanforum.doc»  Республика форумы узды.Әлеге форумда Урыссу гимназиясеннән Карина Мостипан һәм Артур Шәмсетдинов катнашканнар. Форумда катнашучылар үзләренең презентацияләрен тәкъдим иттеләшр, фәнни-гамәли эшләрен яклап чыгыш ясадылар, секцияләрдә эшләделәр, Беренч көнне кураторлар катнашучыларның эшләрен бәяләсәләр, кайберәүләргә аларны тулыландырырга тәкъдитм иттеләр.Ә 15 декабрь көнне сайлап алынган эшләр жюри алдында якланды. Урыссу гимназиясеннән 5б сыйныфы укучысы Карина Мостипан әлеге форумда җиңеп чыгып 1 дәрәҗәдәге җиңүче дипломы белән бәяләнде. Аңа кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина. 9 сыйныф укучысы Артур Шәмсетдинов форумда дипломант булды, җитәкчесе Роза Йонысова. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International