Имин булмаган гаиләләр буйлап чираттагы рейд узды

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
18 декабрь көнне балигъ булмаган балалар  белән эшләү комиссиясе һәм опека органнары имин булмаган гаиләләрне тикшерү буенча рейд уздырдылар. Рейд барышында 4 гаилә тикшерелде, әлеге гаиләләрдә ата-аналар алкоголь кулланырга яраталар. Әлеге рейд чаралары имин булмаган гаиләләрне даими күз уңдында тоту өчен атна саен тикшерелеп торачак. Максаты: ата-аналарны туры юлга бастыру, балаларына тиешле тәрбия бирүгә ирешү һәм матур булмаган күренешләрдән үз-үзләрен азат итәргә булышу.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International