Татарстанда парклар һәм скверлар логотибы расланды

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы логотибы расланды.

ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров боерыгы белән расланган логотипта яфраклы агач һәм аның күләгәсе астындагы гаилә образлары тасвирланган, бу кешенең табигать тарафыннан якланганлыгын, кеше һәм табигать гармониясен, үсеш перспективасын символлаштыра. Скверлар һәм парклар елы җәмгыять игътибарын территорияләрнең комплексы үсешенә, аларны төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә, кеше тормышы өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтергә тиеш, дип хәбәр итә ТРУрман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International