Ютазы чаңгычылары Зәй шәһәреннән көмеш медаль белән кайттылар.

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Узган ялларда ютазы чаңгычылары Зәй шәһәрендә узган чаңгыда шуу буенча ТР Чемпионатында катнашып кайттылар.
"Олимп" спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Гүзәлия Закирова иркен стильдә 10 километрга чаңгыда йөрү буенча спорт мастерына кандидат нормасын лаеклы яклаган. Ул шулай ук иркен стильдә спринтта да алдынгы урыннарда. Гомумкоманда зачетында безнең чаңгычылар көмеш медальләр алып икенче урында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International