Ютазы авылында гер спорты буенча район Беренчелеге узды

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Шимбә көнне Ютазы авылында гер спорты буенча район Беренчелеге узды.

30 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны Искәндәр Шәмсуллин яулады, икенче – Илдар Тимбәков, өченче – Эдуард Шәмсуллин. 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңүгә Динар Ильясов лаек булды, икенче урынны Әмирхан Хаялиев алды, өченче – Тимур Тимбәков. 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң яхшы нәтиҗәне Денис Рәшитов күрсәтте, икенче урынны Тимур Рәхимов алды, өченче – Илназ Сәгъдиев. 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Арсен Авакян җиңүче булды, икенче урынны Руслан Хәлиуллин яулады, өченче – Степан Уханов. 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң көчлесе Ильяс Вәлиев булды, икенче урынны Денис Хаҗипов яулады, өченче – Азат Хәлимов. 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң яхшы нәтиҗәне Нәфис Шәмсуллин күрсәтте, икенче урынны Динар Галимов яулады, өченче – Рәмис Биктимеров. 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә Айнур Әхмәдуллин җиңүче булды, икенче урынны Денис Фамилов алды, өченче – Даниил Макиенок. 75 килограммнан артык булган авырлык категориясендә барысыннан да нәтиҗәлерәк итеп Руслан Зәбиров чыгыш ясады, икенче урынга Айдар Садыйков лаек булды, өченче – Айрат Абдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International