Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең укучылары “ТАТАРТЕЛЕ.ИНФО” олимпиадасында катнаштылар

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе һәм чит илләр мәгариф белем бирү учреждениеләре арасында 2-4 сыйныфлар өчен татар теле буенча “ТАТАРТЕЛЕ.ИНФО” Халыкара дистанцион олимпиадасы нәтиҗәләре ясалды.

Әлеге олимпиаданың җиңүчеләре булган Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең алты 4а сыйныфы укучылары Эллина Сәгъдиева, Алсу Ибраһимова, Рәзил Файсханов, Илһам Рамазанов, Илгиз Ихсанов һәм Илдан Наыйров Яңа ел бәйрәме алдыннан дипломнар алды. Укучыларны әзерләгән татар теле укытучылары Гүзәл Хәләпова һәм Зөлфирә Гарипова рәхмәт хатлары белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International