Имин булмаган гаиләләрне тикшерү буенча рейдлар узды.

2014 елның 26 декабре, җомга
Имин булмаган гаиләләрне тикшерү буенча рейдлар узды. 

24 декабрь көнне  балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе опека һәм социаль яклау бүлеге белән берлектә чираттагы профилактик рейдка чыктылар. Рейд барышында өч гаилә тикшерелде. Әлеге гаиләләрдә ата-аналар спиртлы эчемлекләр кулланалар һәм имин булмаган тормыш алып баралар. Хөрмәтле Ютазы районында яшәүчеләр! Балигъ булмаган балаларга карата битараф булмасагыз иде, әгәр дә сезнең карашка ярдәм кирәк булган гаиләләр булса, кичекмәстән балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә мөрәҗәгать итүегез сорала! Безнең телефоннар: 2-81-92, 2-74-68.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International