Районның төп чыршысына утлар кабызылды

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

Урыссу бистәсенең балалар паркында районның төп чыршысына утлар кабызылды.

Күңелле тамашаны күзәтергә балалар гына түгел, өлкәннәр дә җыелган иде. Ләкин тиздән алар тамашачылардан катнашучыларга әверелде. Барлык җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлаган район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подоваловның сәламләү сүзеннән соң, Кыш бабай белән Кар кызы, кабул ителгәнчә, биек, зифа, яшел чибәрнең утларын кабыздылар, соңыннан әкият геройлары белән барысын да чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенына чакырдылар. Яңа ел тантаналары инде башланды,  санаулы көннәрдән соң ютазылылар һәм район кунаклары үзәк чыршы янында яңа ел төнен каршылый ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International