Яңа еллар вакытында пиротехниканы тиешле урыннарда кулланмаган өчен 94 кешегә штраф салынган.

2015 елның 3 гыйнвары, шимбә
Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә: Яңа еллар вакытында пиротехниканы тиешле урыннарда кулланмаган өчен 94 кешегә штраф салынган. 
ТР миинистрлар кабинеты карарын тормышка ашыру өчен республикада 44 муниципаль районда 236 махсус пиротехника ату өчен урыннар билгеләнгән. 

Әлеге урыннар янгын сүндерү җайланмалары белән җиһазландырылган, мәгълүмати стендлар эленгән урыннар булырга тиеш. Һәрбер районда махсус кеше билгеләнгән иде. Каикуллар дәвамында 900 рейд уздырылган. Яңа ел алдыннан 55 очрак теркәлгән булса, аларга 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штраф каралган, 187 очракны булдырмый калу теркәлгән. Ә 31 алып 1 гыйнвар аралыгында 221 очрак булдырмый калынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International