Мәдәният елына соңгы ноктаны Урыссу гимназиясенең бишенче сыйныф укучылары куйды. Алар сыйныф җитәкчеләре Елена Әхмәтова белән Уфага экскурсиягә бардылар.
Сәфәр максаты – күрше республиканың мәдәнияте белән танышу иде. Укучылар Башкортстан башкаласының күп истәлекле урыннары белән танышты, төбәкне өйрәнү музеенда булды, шәһәр урамнарын күзәтеп йөрде. Яшьләр театрындагы театральләштерелгән тамаша аларга аерым тәэсир калдырды.