Раштуа көтеп алынган көн!

2015 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе
– Раштуага  кадәр бер ай дәвамында христианнар ураза тота. Ит, сөт, йомырка ашау тыела, бары тик үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән тукланалар. Су, чәйне теләгәнчә эчәргә мөмкин. 6 гыйнвар төнендә ураза тәмамлана. Бу көн Раштуаны каршылауга әзерләнү белән үтә. Мунча ягыла, өй җыештырыла, матур, чиста киемнәр киелә.

Кичке сәгать 11 ләрдә төнге бәйрәм келәвен тыңларга чиркәүгә барабыз. Казанда керәшеннәрнең бердәнбер гыйбадәтханәсе – ул Тихвин чиркәве. Башта келәү әйтелә, бәйрәм гыйбадәте үтәлә, аннары чистарыну була. Христосның каны һәм тәне итеп “Кагор” шәрабына манылган икмәк кисәге авыз ителә. Кешеләр бу вакытта үзләренең языкларын әйтә, догалар укыла. Тихвин чиркәвендәге келәү, гадәттә, иртәнге сәгать 4 кә кадәр дәвам итә. Урыс гыйбадәтханәсендә иртәрәк таралышалар.

 

Раштуа вакытында чиркәүгә бару зарури. Бер елны да калдырганым юк. Узган ел чирләгәч, өй янындагы чиркәүгә кереп, шәм куйдым. Быел саф татарча келәүләр әйтелә торган керәшеннәр гыйбадәтханәсенә барырга ниятлим. Шәм үлгәннәр рухына, үзеңнең, якыннарыңның сәламәтлеге өчен куела. Чиркәүдә мәрхүмнәр һәм исәннәр өчен аерым шәм урыннары бар. Теге дөньяда үлгән туганнарымның, ыруымның языклары кичерелеп, оҗмахка эләгүләрен телим. Бергәләп тә, аерым да дога укыла. Чиркәүгә бу көнне халык бик күп җыела. Күбебез бер-беребезне беләбез, котлаулар әйтәбез.

 

Өйдә дә ул көнне шәмнәр куела. Гомумән, йортта аларны ешрак кулланырга кирәк, диләр. Шәм яктысы, аның төтене өйне чистарта, уңай энергия бирә. Бәйрәм көннәрендә, фатирыбызда шәмнәр яндырылмый калмый. Мәскәүдән  Христос Спаситель, Иерусалим чиркәвеннән алып кайтылганнары бар. Аларны яндырып, өй буйлап кач кылып йөреп чыгам. Бу йорттан шайтаннарны кудыра, өй чистарына, тынычлык иңә. Шәм яндырганда теләкләр әйтәм, исәнлек-саулык, иминлек сорыйм.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International