Яңа елның беренче ун көне дәвамында юллардагы вәзгыять тыныч булып калган һәм 11 гыйнварда гына авыр юл шартларына бәйле Бәйрәкә авылы янында авария теркәлгән. Берьюлы дүрт автомобиль бәрелешкән юл-транспорт вакыйгасының сәбәбе булып, аларның берсенең кар өемен урап узып каршы хәрәкәт юлына чыгуы торган. Ике кеше җәрәхәтләр алган.