Кышкы эстафета

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Өзлексез тәрбия процессы, балигъ булмаган балалар арасында тәртип бозуларны булдырмау максатыннан кышкы каникулларга чаралар планы төзлде. Әлеге план нигезендә балаларны каникуллар дәвамында ничек тә булса сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, әйләнә-тирә мөхиткә карата мәхәббәт тәрбияләргә өйрәтү максаты салынды. 2015 елның 5 гыйнварында "Дубравушка" ял базасында икенче санлы Урыссу мәктәбе һәм Урыссу гимназиясенең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен кышкы эстафета узды. Балалар төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннарда катнаштылар, чаңгыда шудылар. Көн азагында аларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International