Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта балалар өчен кышкы каникулларны тәмамлауга багышланган һәм иске яңа елны каршылауга багышланган ачык һавада шаян уеннар, спорт ярышлары узды

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
2015 елның 13 гыйнварында район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта балалар өчен кышкы каникулларны тәмамлауга багышланган һәм иске яңа елны каршылауга багышланган ачык һавада шаян уеннар, спорт ярышлары узды. Балалар актив рәвештә "Кызыклы стартлар", "Барысын да обручка җый", "Убырлы карчык таягы", "Канат тартышу", "Капчык киеп йөгерү" кебек уеннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең иң кызган чагында балалар янына Кыш бабай белән кар кызы килделәр. Балалар рәхәтләнеп аларга өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Аннары Кыш бабай белән Кар кызы балаларны әйлән-бәйләнгә чакырдылар. Бәйрәм балалар дискәтүге белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International