Урыссу бистәсенең “Мәхмүт” мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Күптән түгел Урыссу бистәсенең “Мәхмүт” мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде. 

Белүебезчә, Мәүлид аенда пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) туган көне билгеләнеп үтелә. Бәйрәм ай буена дәвам итә. Бу көнне дә мәчеттә сөекле пәйгамбәребезгә салаватлар әйтелде, мөслимәләр пешереп алып килгән ризыклардан зур табын әзерләнде. Мәчетнең имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин пәйгамбәребезнең тормыш юлын бәян итте, эчтәлекле вәгазендә аннан үрнәк алып яшәргә чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International