Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Россия почтасы” ФДУП филиалы – “Татарстан почтасы” ФПЭИ почта маркасы һәм конверт өчен рәсем иҗади бәйгенең республика этабын уздыра.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: “Хәтерлибез, горурланабыз!”, “Бөек Җиңүнең бәясе”, “Безгә Хатирә ышанып тапшырылган”. Бәйгегә кулдан һәм компьютер графикасы ярдәмендә башкарылган эшләр кабул ителә. Рәсемдә горизанталь сурәтләр дә, вертикаль сурәтләр дә булырга мөмкин, әмма марка перфорациясен тасвирламаска һәм анда текстлар булмаска тиеш. Эшләр 2015 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә. Җиңүче рәсеме нигезендә почта маркасы яки конверт чыгарылачак, тантаналы тапшыру церемониясе 2015 елның 9 маенда Мәскәүдә узачак.